21.37 сәгатьтә Кукмара районы ЕДДСна Битләнгүр авылыннан торак йортта пожар чыгу турында хәбәр килде. Янгын мәгълүматлар буенча теллевизор проводкасында кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан.
Чакыру урынына шунда ук янгын сүндерү машинасы кузгалды. Иң беренче янгын сүндерергә “Тан” ДПО волонтерлары кереште. Хәбәр соң килгәнгә күрә ут йортны инде тулысынча каплап алган иде. Куркыныч астына шулай ук 2 метр ераклыкта урнашкан сарай, гараж һәм күрше йорт ләктеләр. Озакламыйча ярдәмгә «Тукай», «Нижняя Русь», «Новая жизнь» ДПО бүлекчәләре һәм ТР ФПС ПЧ-117 янгын сүндерү отряды килеп җитте.
Янгын сүндерү ягын үз өстенә “Тан” ДПО отряды алды. 300 метр ераклыкта урнашкан елгадан мотопомпа ярдәме белән кирәкле күләмдә су тәэмин ителде. Гомуми тырышлык белән 22.15 сәгатьтә ялкын контроль астына алынды, ә тагын 20 минуттансоң янгын тәмам сүндерелде. Коткарып калынган милек суммасы якынча 1млн. 100 мең сум тәшкил итә.