Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 10 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 1 кеше үлгән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 6 тапкыр.
17.11.2013 ел. 19.25 “Казан” халыкара аэропорты
Кичә якынча 19.25 сәгатьтә Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыккан. Бар кеше дә үлгән. 44 кеше пассажир һәм 6 кеше - экипаж вәкилләре. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.