Казахстан янгын сүндерүчеләре татарстан коллегаларыннан тәҗрибә ала

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

    Казанда өченче көн татарстан коткаручылары Казахстан Республикасы МЧС делегациясенә зур халыкара чаралары вакытында куркынычсызлык тәэмин итү осталыкларын күрсәтә. Эш визиты вакытында казахстан коллегалары Казан янгын сундерү бүлекчәләре эше белән танышты. Шулай ук визит программасына Универсиада авылы керде.

    2017 елда Казахстан республикасы Астана шәһәрендә халыкара махсуслаштырылган «ЭКСПО-2017» күргәзмәсе узачак. Кунаклар һәм катнашучылар куркынычсызлыгын Казахстан Республикасы МЧСы тәэмин итәчәк. Татарстан коткаручылар тәҗрибәсен узләштерү максатыннан Казанга Казахстан республикасы МЧСы янгынга каршы көрәш комитеты коткару һәм янгын сүндерү эшләре идарәсе башлыгы Камалов Рамиль Фаткуллович һәм Астана шәһәре гадәттән тыш хәлләр Департаменты дәүләт “коткару һәм янгын сүндерү идарәсе” учреждениясе башлыгы Мукашов Буркут Толегович килде. Казахстан специалистларын пожар куркынычсызлыгы өлкәсендәге күп кенә сораулар кызыксындырды

    Иртәгә кунаклар өчен IT-паркына экскурсия үткәрүе планлаштырыла. Шулай ук аларның  Казанда соңгы көннәрендә Николай Лобов истәлегенә багышланган VI ачык яшьләр гамәли-пожар спорт чемпионаты ачышын күзәтергә мөмкинлекләре була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International