«Жилище-2014» рейдлары дәвам итә

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

    15-16 февральда Казанда Идел Буе районында  штаттан тыш инспекторлардан һәм янгын күзәтү хезмәткәрләреннән торган 4 профилактик группа эшен дәвам итте. Идел Буе ОНД хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү эшләре үткәрделәр. Рейд барлыгы 60 йортка кагылды, 120 истәлек кәгазьләре таратылды. Гражданнар белән 4 очрашу оештырылды.

    Статистика буенча янгын чыгу очракларында әкрен тәэсир итү сәбәбеннән куркынычка күбрәк инвалид, ялгыз һәм карт гражданнар дучар. Шуңа күрә рейд вакытында аларга махсус игътибар бирелде.

 

    Казан шәһәре Идел Буе районы ОНД

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International