Татарстан Республикасының төп чаралар планы нигезендә бу атнада районда эвакуация мәсьәләләренә кагылышлы команда-штаб өйрәнүләре булып үтте.
Әлеге чарада гражданнар оборонасы хезмәтләре, районның штаттан тыш авария-коткару оешмалары катнашты, авыл җирлекләрендәге эвакуация пунктларының кабул итүгә әзерлекләре тикшерелде. Бу хакта газетабызның киләсе санында язачакбыз.