Ватанны яклаучылар Көненә спорт белән

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

    Ватанны яклаучылар Көне алдыннан Түбән Кама нефтехимия объектларын саклаучы ТР ОФПС-1 укыту һәм күнегүләр полигонында спорт ярышлары узды. Беренчелек өчен көрәш федераль янгынга каршы көрәш хезмәте беренче отряды 14 төркеме арасында барды.

    Барлык ярышлар башлыгында – спорт белән актив шөгылләнүче, отряд башлыгы Алексей Шаповалов булды. Ярышлар программасы үз эченә аркан тарту, чаңгыда узышу һәм футболны алды. Болельщиклар үз командаларын актив яклап тордылар.

    Аркан тарту нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Алексей Шаповалов төркеме алды. Футбол ярышында иң яхшы нәтиҗәләрне шулай ук отряд идарәсе күрсәтте. Ә чаңгы узышуларында җиңде дуслык!

    Катнашучылар, тамашачылар, оештыручылар яхшы ял иттеләр һәм озакка җитәрлек күтәренке кәеф белән корылдылар.

 

    Свойкина Людмила, Түбән Кама шәһәре, ТР ОФПС-1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International