Укулар “корбан” таләп итә

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

    Казан янгын саклау гарнизоны бүлекчәсе аерым янгынчылар составы авария һәм коткару оешмалары ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү тәҗрибәләре белән танышты. Мастер-классны Россия МЧС Идел Буе региональ эзләү һәм коткару отряды филиалы Казан эзләү һәм коткару отряды оештырды.

    Укулар “БулгарАвтоВаз” автоүзәге территориясендә узды. Үзәк хезмәткәрләре 2 яше булган “Жигули” тапшырдылар. ДТПдан соң иң беренче – теләсә нинди ысуллар белән янгын чыгуын булдырмаска. Аннары гына коткару эшләренә керешергә.

    Беренче  машинаны Казан гарнизоны янгынчыларына бирделәр. Икенче машинада осталыкларын профессиональ коткаручылар, “ТР ФПС 7 отряды” ПС-2 хезмәткәрләре күрсәтте. Янгынчылар эшләрен яхшы башкардылар – машинаны беркетү өчен “башмаклар” куюдан, статистны носилкаларда медиклар бригадасына җиткерүенә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International