Махсус мәктәп укучылары “койрыклы” коткаручыларда кунакта

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

    Бүген Россия МЧС Идел Буе региональ эзләү һәм коткару отряды филиалы Казан эзләү һәм коткару отряды Е.Г. Ласточкина исемендәге начар ишетүче балалар мәктәбе укучылары өчен кинологик хезмәт бинасы буенча экскурсия үткәрделәр һәм “койрыклы” коткаручылар белән таныштырдылар.

    Бельгия овчаркасы Фарта, авыр шартларда эшләүче авторитетлы «Б» классы категориясендәге француз овчаркасы Юга, босерон Тигр һәм лабрадор Ресси балаларга күнегүләр площадкасында коткару эшләре белемнәрен һәм елгырлык осталыкларын күрсәттеләр. Укучылар дүртаяклы коткаручыларга шат булдылар. Бер караганда бик җитди, чыннан да бик шаян этләр балалар белән уйнадылар, фотога төштеләр.

    Аннары укучылар әз генә ял итсеннәр һәм кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат тыңлап үтсеннәр өчен кинологик хезмәт бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Укучылар ДТП, техноген өем, янгын шартларында һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланыла торган махсус техника белән таныштылар, гадәттән тыш хәл чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәне турында белделәр.

 

     ВИДЕО:  http://yadi.sk/d/fDWvLzvyJ7q4Y 

     ФОТО: http://mchs.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/596584.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International