Ут белән сак булыгыз

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк.
 
Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары һәм район гражданнарын кисәтә: төзелешләр, урман массивлары, мәдәни-мирас объектлары һәм урман посадкалары янында ут ягу тыела. Ә инде чүп-чарны яндыру ихтыяҗы килеп туганда, җилнең кайсы якка исүен исәпкә алырга, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итәргә, учакның янып бетүен күзәтеп торырга кирәк. Кырларда, торак йортлар территориясендә чүп-чарны яндыру контрольдә тотылмаган, атап үткән таләпләр үтәлмәгән очракта, РФнең гамәлдәге законы нигезендә, моның өчен җаваплы затлар административ  җинаять җаваплылыгына тартыла алалар. Республика һәм район территориясендә чүп-чар яндыруны тулысынча тыю турындагы язма безнең  газетада басылачак.
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International