Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, төтен чыга торган юлның һәм мичнең төзек булмау аркасында - 1 янгын, газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
01.04.2014ел 20.22 Югары Ослан МР, Печищи авылы, Кирова урамы, 49 нчы йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 50 кв.м. Күршеләр әйтүенчә, әлеге йортта 2 гр. инвалид ир-ат яшәгән, ул еш кына спирт эчемлекләрен кулланган. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар аның мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе - газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.