Янгын саклау 365-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «ВДПО» ТРО Әлмәт бүлеге Азнакай участогы хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районы күзәтү эшләре бүлеге белән Азнакай шәһәре “№4 Лицей” башлангыч сыйныф укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы турында дәрес үткәрделәр.
Балалар янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә һәм башка файдалы мәгълүмат турында белделәр. Яңа белемнәр алгач, аларны ныгыту максатыннан 8 “А” сыйныф укучылары тематик тамаша, викторина һәм уеннар үткәрделәр. Дәрес янгын куркынычсызлыгы конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.
22 мартта Россия МЧС авиазвено вертолетында республика сулыклары хәле мониторынгы үткәрелде. Маршрут үткән елларда су басулар күргән районнар һәм кар һәм су запасы югары булган урыннар буенча үтте.
Мониторинг нәтиҗәләре:
1. Яшел Үзән, Куйбыч, Буа районнарында Свияга елгасында 75% боз катламы җимерек, 12 боз тыгылу урыны ачыкланды. Мәгълүматлар муниципаль районнар ЕДДС һәм ЦУКС ОДС башлыкларына җиткерелде.
Шартлату эшләре бүген Теләче районы Караширмә торак пунктыннан ерак түгел Мишә елгасы күпере астында узды. “Геофизик” ААҖ һәм МЧС хезмәткәрләре бу елны инде бишенче районда мондый эшләр башкара. Куйбыч, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында елга юллары боздан инде чистартылды. Чиратта Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнары. Эшне 27 мартка кадәр башкарырга планлаштыралар.
Караширмә тирәләрендә Мишә елгасы киңлеге 400 метр тәшкил итә. Боз калынлыгы якынча 1м. Ташу вакытында су 2м артык күтәрелсә, якындагы барлык йортларны басачак. Боз тыгылуын булдырмас өчен елгаларда шартлату эшләре үткәрелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазларны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Һава температурасы күтәрелү белән янгын куркынычы да арта. Бигрәк тә риск группасына кергән кайбер гражданнар категориясе зур куркыныч тудыра. Бу - ялгыз кешеләр, уңышсыз гаиләләр, пенсионерлар һәм инвалидлар. Янгын куркынычсызлыгы пропагандасы максатыннан елдан ел үткәрелә торган чараларны Саба районы ВДПО ТРО бу махсус группалар өчен уздырды.
Рейдлар барышында ВДПО хезмәткәрләре халыкка янгын куркынычсызлыгы, электр һәм газ җиһазлары белән куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әңгәмә азагында истәлек кәгазьләре тараттылар.
Әлмәт ВДПО ТРО бүлеге инструкторлары Хәсәнова Г.Г. һәм Альмөхәммәтова А.М. Әлмәт ВДПО рәисе Исхаков Микдат Зиннатович һәм инструкторы Галимова Фәния Мирзазияновнада кунакта булдылар. Ветераннар эше истәлекләре, күп еллык тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бездән пенсионерлар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге фәнни яңалыклар турында кызыксындылар. Мондый очрашулар күптән традициягә әйләнде һәм алда дәвам итәчәк.
Буа районы Янтуган авылы «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен бүген янгын куркынычсызлыгы темасына Апас отряды аерым пост башлыгы дәрес үткәрде. Балаларга куркынычсызлык чаралары, янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә турында сөйләнде. Алар өчен бу мәгълүмат яңа түгел. Утның яхшы һәм куркыныч яклары турында һәр булачак укучы яттан белә. Мондый чараларны аерым пост хезмәткәрләре еш үткәрә. Тематик мультфильмнан соң баллар инструктор сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшерделәр, үз сорауларын бирделәр.
Бүген 2014 ел өчен рационализатор һәм фәнни-практик эшләрен булдыру, территориаль бүлекчәләр, республика гадәттән тыш идарәчелеге һәм баш идарә кармагындагы оешмалар һәм структуралы бүлекчәләр эше тәҗрибәләрен тарату, гомумиләштерү һәм өйрәнү сораулары буенча Татарстан Республикасы МЧС һәм Татарстан Республикасы Россия Федерациясе МЧС Баш идарәсе эш группасы киңәшмәсе узды.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарәсе эшләре Министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады. Чыгышында ул узган елда башкарылган эшкә йомгак ясап китте: Минстрлык Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе катнашы белән Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе вице-президенты В.А.Ильичев белән бердәм эш башкара башлады; 2013 елда “Комплекслы куркынычсызлык – 2013” Халыкара салонында Мәскәүдә Россия МЧС һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов Татарстан КСЭОН экспозициясен югары билгеләделәр.