Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  электр җиһазларны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

02.04.2014 ел  19.00  Алабуга МР, «Кама» бакчачылар ширкәте.

Ут бер катлы сакчылар йортында чыга. Мәйданы 2 кв.м. Полиция хезмәткәрләре, 1948 елгы ир–атны коткаралар һәм медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе -   электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International