Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазларны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 10 тапкыр.
02.04.2014 ел 23.09 Менделеевск МР, Рус Сарсаз авылы, Лесная урамы, 17 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Беренчеләр булып «Тойгузино» ирекле янгын сүндерүләре килә. Алар килгәнче йорт, сарай һәм мунча ут эчендә була. Күршеләр әйтүенчә йортта хуҗа кеше һәм аның улы булырга мөмкин. Соңыннан ярдәмгә «Псеево» ирекле янгын сүндерүчеләре һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 86 нчы янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре килә. Янгынны сүндергән вакытта ике мәет табыла. Ачыкланганча,1929 елгы хатын - кыз үзе генә яшәгән, еш кына аның янына туганнары килгәләгән. 2 апрель көнне Яр Чаллыдан улы кайткан булган, фаҗига булган көнне күршеләр аны исерек килеш күргәннәр. Ир кеше эчеп, урын өстендә тәмәке тартырга яраткан. Фаҗиганең сәбәбе- ут белән саксыз эш итү. Янгынның мәйданы 109 кв.м.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.