Республикада “Без янгынсыз дөньяда яшәргә телибез” куркынычсызлык айлыгы башланды. Тантаналы ачыш Арча шәһәре Балалар иҗаты йортында узды. Чара барышында янгын тематикасындагы конкурс җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе үткәрелде. Барлык кунакларга Россия янгынчылыгының тарихы турында фильм күрсәтелде.