Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 3 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, җылыту мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
05.04.2014 ел 23.12 Зәй шәһәре, Узлова урамы, 7/2 номерлы йорт.
Ут бер катлы кирпеч торак йортта чыга. Мәйданы 42 кв.м Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1969 елгы хатын – кыз һәм 1969 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
06.04.2014 ел 07.31 Балык Бистәсе МР, Масловка авылы, Үзәк урамы, 1 нче йорт.
Ике катлы панель торак йортның беренче каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1950 елгы хатын-кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.