Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта техник чараны дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
04.04.2014 ел 13.19 Түбән Кама шәһәре , ул. 50 ел Октября, 2 нче А йорты.
Ут унике катлы торак йортның җиденче каттагы балконында чыга. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр өч кешене коткара. Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.