Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Бүген Казан шәһәре Четаева урамында урнашкан КНИТУ-КАИ бинасында дәресләр янгын чыгуы турында хәбәр белән өзелде. Янгын өченче катта молекуляр физика һәм механика лабораториясендә чыкты, бу вакытта 4 студент вакытында чыгып өлгермичә 4 катта калды. Мондый легенданы МЧС хезмәткәрләре үз эшләре тактикасы салынганлыгын гына түгел, шулай ук студентлар һәм укытучылар составының эвакуациягә эзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен уйлап чыгардылар.
Бинада булганнар барсы да шунда ук эвакуация юллары буенча юнәлделәр. Составына экологик һәм промышленность куркынычсызлыгы кафедрасы студентлары кергән янгынчылар дружинасы педагогларга эвакуация эшен башкарырга ярдәм итте, шартлы янгынны беренчел янгын сүндерү чаралары белән сүндерергә тырыштылар.
Мондый чаралар КНИТУ-КАИ укучылары өчен яңа түгел. Алар күп кенә уку дисциплиналары программасына кергән. Оештыручылар сүзләре буенча, уку тренировкасында янгынчылар, студентлар һәм укытучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бакчачылык ширкәтен янгыннан ничек сакларга, барлык дәүләт янгын күзәтүе таләпләрен ничек үтәргә һәм башка проблемалар бүген Казан шәһәре “Шәһәр бакчачылар ассоциациясе» һәм Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе Татар Республика “ВДПО” иҗтимагый оешмасы белән оештырылган укыту семинарында каралды.
ТР РФ МЧС Баш идарәсе Дәүләт янгын күзәтүе күзәтү эшләре идарәсе бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Игорь Маринин тыңлаучылар алдында бакчачылык ширкәтләренә кагылышлы янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, 2013 ел өчен янгын чыгу очраклары статистикасын, янгын чыгу сәбәпләрен һәм материаль югалтулар санын билгеләп үтте.
25 мартта №81 мәктәп 7 полиция кадет сыйныфы укучылары Максим Кощеев һәм Рамазан Галимуллин Яр Чаллы шәһәре ЗЯБ поселогы янындагы Мәләкәс елгасы яры буйлап йөргән вакытта аяклары астында боз ярылып суда батып баручы этне күреп алалар. Малайлар шунда ук ярдәмгә ашыгалар. Максим беренче атлый һәм үзе күкрәгенә хәтле суга чума. Рамазан югалып калмыйча дустын ярга алып чыга, аннары бичара хайванны тартып чыгара. Эт исә судан кагына да чаба. “Коткаручылар” юлга чыккач аларны инде полиция, беренче ярдәм машинасы һәм янгынчылар көтә. Малайлар җылынгач, аларны өйләренә озаталар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 5 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, элект челтәрне монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Бүген төнлә Казанның Нариманов урамындагы 58 нче йортның стеналарының бер өлеше җимерелгән. Бу хакта 3.23 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә хәбәр килеп ирешкән, дип белдерә идарәнең матбугат хезмәте.
Әлеге ике катлы агач йорт 1895 елда салынган булган. Газ һәм электр утлы шушы йортта 6 фатир булып, анда 5 кеше, шул исәптән 1 бала, гомер итә. Ишелгән стена исә конструкцияне тотып торга үзәк стена түгел, ә янгынга каршы бүлгеч-корылма – брандмауэр, дип белдерәләр идарәдән. Җыеп кына әйткәндә, һәлак булган, каза күргән кешеләр юк, тормыш тәэмин ителеше системасына да зыян килмәгән.
Һәлакәт турында хәбәр 23 мартта 9.28 сәгатьтә килде. Янгын Югары Ослан районы, Шеланга авылында, Советская урамы 16 йортта чыкты. Бу көнне ДПКда Майоров Валерий Викторович һәм Салмин Сергей Алексеевич дежурда булды. Янгын якынча кайсы йортта чыгуы турында Сергей белде, анда аның танышы яши. Аның инвалид һәм ярдәмсез йорттан чыга алмыячагын шулай ук белде.
Янучы йортка таба килгәч, бүлмәдән ярдәм сораучы тавышлар ишетелә. Эчтә ике ир-ат була. Керү юлын ут тулысынча каплап алган була, Сергей тәрәзәне ватып, йортка кереп бәлага ләккән кешеләргә тышка чыгарга булыша. Озакламыйча ОП “Теньки» ГКУ “Пожарная охрана РТ» һәм Федераль янгынга каршы хезмәте ПЧ-112 килеп җитә. Янгын ликвидацияләнә, күрше йортларга ут таралу куркынычы булдырылмый.
Язгы каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы Яр Чаллы Россия МЧС ГИМС бүлеге хезмәткәрләре №9 Балалар диңгез үзәге кадетлары өчен бозда һәм сулыкларда куркынычсызлык темасына махсус дәрес үткәрделәр. Укучыларга куркыныч хәлгә ничек ләкмәскә, бозда һәм сулыкларда куркынычсызлык турында сөйләделәр. Барлык мәгълүмат аңлаешлы, визуаль формада бирелде. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Яшел Үзән районы өчен волейбол ярышлары инде традициягә керде дияргә була. Бу елны анда 8 Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре төркеме көч сынашты. Һәм икенче ел рәттән Әлмәт ОФПС-2 төркеме беренчелекне ычкындырмады. Түбән Кама ОФПС-1 һәм Казан ОФПС-7 төркемнәренә 2 һәм 3 урыннар билгеләнде. Ярышлар җиңүчеләре хәзер республика МЧС исемен “Динамо” ярышларында якларга әзерләнә.
Юсупова Р., ТР ФПС 8 отряды пресса хезмәте
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 5 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.