Бүген берничә Казан мәктәбендә МЧС хезмәткәрләре Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан батырлык дәресләре үткәрделәр. Укучылар янгынчыларның эше, тарихы, МЧС структурасы турында белделәр. Түбән сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында “Спасик һәм аның дуслары” мультфильмын күрсәттеләр, югары сыйныфларга МЧС турындагы фльмда коткаручыларның эше турында сөйләнде. Дәрестән соң аларның янгын техникасын карарга, машинада йөрергә мөмкинлекләре булды.