Интернат балалары ТР ФПС ПЧ-71 7 отряды янгынчылары белән бүген масса-күләм тәүлек буе кеше булган бинадан уку эвакуациясен эшләп чыгардылар. Иртәдән бирле көткән янгынчыларны күргәч йөзләре ачылып китте. Балалар чарада зур теләк белән катнаштылар, алар өчен бу яңа һәм гыйбрәтле булды. Янгынчылар, интертат хезмәткәрләре һәм балалары өчен бу файдалы дәрес булды. Янгын чыгу очрагында балалар тәрбиячеләр белән саклану өчен коткаручылар килеп җиткәнен көтмичә тиз һәм оператив эш итә белергә тиеш.