Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 160 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 54 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 3 кеше зарар күрде, 12 кеше коткарылган.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазның төзек булмау аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  7 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шуларның 2сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.

 

23.04.2014 ел 15.43 Казан шәһәре,  Чишмәле урамы,  9 нчы йорт.

Ут күп фатирлы йортта чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 12 кешене коткара, ике ир кеше зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International