Татарстан Республикасы Россия МЧС ОГПН УНД бүген фармацевт өлкәсе эшчеләре өчен ”аптека учрежденияләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре, тикшерүләр нәтиҗәләре” темасына лекция үткәрделәр. Узган елларда аптека стеналарында чыккан янгыннар, аларның сәбәпләре турында сөйләнде. Лекциянең зур өлеше закон, штрафлар күләме, административ җаваплылык турында барды. Азакта тыңлаучылар борчыган сорауларын бирделәр.