Еллар буе керә торган гореф-гадәт буенча сентябрьнең беренче ун көннәрендә Яшел Үзән районы белем бирү оешмаларында ЯҮМР буенча ТР ГТХМ Идарә хезмәткәрләре куркынычсызлык дәресләрен үткәрә. Шәһәр һәм район белем бирү оешмаларның балалары тормыш куркынычсызлыгы буенча лекторийләрдә катнаша. Лекторийләр балаларга гына түгел, ә ОБЖ укытучыларына да ошый – әмәл азагында ГТХМ хезмәткәрләре уку материаллары белән бүлешә һәм тормыш куркынычсызлыгы пропагандасының инновацион методлары турында фикер алышына.
Белем көнен ГТХМ хезмәткәрләре дә бәйрәм итте. Республиканың надзор эш инспекторлары, янгын сүндерүчеләр һәм ГИМС инспекторлары беренче көз көнендә укучылар белән бергә мәктәпкә китте. Татарстанның гадәттән тыш идарәчелек хезмәткәрләре укучылар белән куркынычсызлык дәресләрен Россия ГТХМ олы әмәлләр нигезендә уздырды — Бөтенроссия ачык ОБЖ дәресе һәм Балалар куркынычсызлыгы айлыгы.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән -1 янгын, электр җиһазны хәзерләү һәм конструкциянең җитмәү сәбәпле – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
Бүген, беренче уку көнендә, №129 мәктәп укучыларын сюрприз көтә иде. Гади ОБЖ дәресе тамаша әмәлгә әверелде. 4 нче класс укучыларына Казан идәрә комитеты Гражданнар саклау идәрәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары һәм ТР буенча ФПС хезмәткәрләре кунакка килде. Куркынычсызлык дәресләре укучылар белән бөтен республика буенча Россия ГТХМ олы әмәлләр нигезендә уза — Бөтенроссия ачык ОБЖ дәресе һәм Балалар куркынычсызлыгы айлыгы.
Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә жюрисе Татарстан Республикасының иң яхшы янгын сүндерүчесен билгеләде. Конкурста бөтен республикадан бу һөнәрнең иң яхшы 22 вәкиле катнашты. Профессиональ осталыкта тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр дә, дебютантлар да ярышты.
НГДУ «Баулынефть» ААҖ "Татнефть" оешмасында зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр узды. Компания бүлекчәсенең эшчеләре һәм ФКУ «ТР буенча ОФПС-2 ГПС (шартнамә)» янгын сүндерүчеләре №436 алдан су сиптерә торган җайланма (УПС) сүндерә торган вакытта бердәм хәрәкәтләрне эшкәртте. Өйрәнүләр планы буенча сулый торган арматураны алыштыру буенча ут эшләрен уздырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган аркасында сулый торган арматурадан чыга торган пар һәм һава катнашмасы янып китте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 13 тапкыр.
Белем көненә Яшел Үзән буенча надзор эшләр бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды һәм кече көймәләр инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә Яшел Үзән ш. №10 гимназиядә “Куркынычсызлык дәресен” үткәрде. Формага киенгән кешеләрнең барлыкка килүе укучыларның игътибарын шунда ук уятты. Укытучылар мондый дәресләрне балалар бик әйбәт истә калдыра дип уйлый.
Иске гадәт буенча һәм Россия ГТХМ ике зур масштаблы әмәлләр нигезендә — ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе һәм Балалар куркынычсызлыгы айлыгы — Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә хезмәткәрләре белем бирү йортлар укучылары белән “Белем көнен” үткәрүдә катнаша һәм тормыш куркынычсызлык чараларын үтәү буенча дәресләр уздыра. Әңгәмәләр вакытында янгын куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм ашыгыч хезмәтләрне бердәм “112” чакыру номерын куллануына аерым игътибар ителәчәк. 1 сентябрьдә Казан ш. Идел буе районының №150 мәктәбендә матур киенгән укучылар укытучыларның тантаналы сүзләреннән башка янгын сүндерүчеләрдән яхшы теләкләр ишетте.
“КИСӘТҮ, КОТКАРУ, ЯРДӘМ”. Образлы әйткәндә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эше менә шушы “өч кит” өстендә нигезләнгән. Ә өченче блок – ярдәм – ул ГТХ нәтиҗәләрен бетерү, территорияләрне һәм халыкны аклау гына түгел. Бәла-каза, террорчылык акты аркасында зарар күргән кешеләргә гуманитар ярдәм җибәрү вазифасы ГТХМ өстенә йөкләнә. Заманында Татарстан ГТХМ хезмәткәрләре төрле җирләргә гуманитар йөк озатты: җир тетрәүдән соң Төркия, Әфганстан, Төняк Кавказ – Чечня һәм Ингушетия, Якутия һәм Көньяк федераль округ.