Иске гадәт буенча һәм Россия ГТХМ ике зур масштаблы әмәлләр нигезендә — ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе һәм Балалар куркынычсызлыгы айлыгы — Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә хезмәткәрләре белем бирү йортлар укучылары белән “Белем көнен” үткәрүдә катнаша һәм тормыш куркынычсызлык чараларын үтәү буенча дәресләр уздыра. Әңгәмәләр вакытында янгын куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм ашыгыч хезмәтләрне бердәм “112” чакыру номерын куллануына аерым игътибар ителәчәк. 1 сентябрьдә Казан ш. Идел буе районының №150 мәктәбендә матур киенгән укучылар укытучыларның тантаналы сүзләреннән башка янгын сүндерүчеләрдән яхшы теләкләр ишетте.
Өйдә янгын куркынычсызлыгы:
1. Балалар белән адресыгызны һәм телефоныгызны ятлагыз һәм аларны кәгазь битенә язып куегыз. Шул битне телефон аппараты янына куегыз.
2. Өйдә шырпы һәм уткабызгычлар белән уйнарга ярамаганны балаларга искә төшереп торыгыз.
3. Өйдән яки бүлмәдән чыгып киткәндә электр җиһазларын, бигрәк тә үтүкне, җылыткычны, телевизорны, яктырткычны һ. б. сүндерергә онытмыйча үзегездән үрнәк күрсәтегез.
4. Авылда яисә бакчада олылар булмаганда мич янына килергә һәм мич ишеген ачырга ярамаганын аңлатыгыз. Төшеп калган күмер аркасында өй янып китергә мөмкин.
5. Олылар булмаганда һичкайчан фейерверк, шәм һәм Бенгалия утларын яндырырга ярамаганын балаларга искә төшереп торыгыз.
Газ плитәсе:
1. Газ исен сизсәгез, утны һәм электр җиһазларын кабызмагыз, шырпы яндырмагыз, ә шул ук вакытта моның турында олыларга хәбәр итегез. Ашыгып бүлмәне җилләтегез.
2. Газ исе булганда күршеләрегездән газ хезмәтенә шалтыратыгыз. Газ хезмәте номеры — 04.
3. Өйдән киткәндә газ конфоркалары ябылганын тикшерегез.
Электр җиһазлары:
1. Ватык электр җиһазларын кулланмагыз.
2. Юеш кулларыгыз белән электр җиһазларына кагылмагыз.
3. Электр җиһазларын ванна бүлмәсендә кулланмагыз.
4. Лампа һәм яктырткычларны тукыма яисә кәгазь белән капламагыз.
5. Үтүк һәм башка электр җиһазларын ычкындырмыйча калдырмагыз.