Яшел Үзән янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре мәктәпләрдә “Куркынычсызлык дәресләрен” үткәрә

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Белем көненә Яшел Үзән буенча надзор эшләр бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды һәм кече көймәләр инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә Яшел Үзән ш. №10 гимназиядә “Куркынычсызлык дәресен” үткәрде. Формага киенгән кешеләрнең барлыкка килүе укучыларның игътибарын шунда ук уятты. Укытучылар мондый дәресләрне балалар бик әйбәт истә калдыра дип уйлый.

Дәресләрдә инспекторлар балаларны шырпы белән уйнамаска һәм иптәшләре ут белән уйнамас өчен аларны карап торырга, сарайларда, подвалларда, чарлакларда ут белән уеннар оештырмаска, электр җылыткыч җиһазлары белән уйнамаска, шәмнәрне кулланмаска, олылар булмаганда электр җиһазларын кабызмаска өйрәтте. ГИМС инспекторы балаларга суда кирәкле куркынычсызлык чаралар турында сөйләде. Балалар, кызык мультфильмнар карап, гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International