Казанда “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы янгын сүндерүчесе” конкурсының финал этабы узды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча МЧС России Баш идарә жюрисе Татарстан Республикасының иң яхшы янгын сүндерүчесен билгеләде. Конкурста бөтен республикадан бу һөнәрнең иң яхшы 22 вәкиле катнашты. Профессиональ осталыкта тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр дә, дебютантлар да ярышты.

Конкурсның бөтен этап нәтиҗәләре буенча былтыргы ярышларда җиңгән ТР буенча ПЧ-71 ОФПС-7 янгын сүндерүчесе Илгизәр Зәләлетдинов иң яхшы булды. Икенче урынны шулай ук узган елларда берничә тапкыр җиңгән ТР буенча Түбән Кама ш. ПЧ-42 ОФПС-1 Яков Тазов алды, ә өченче нәтиҗәне ТР буенча ПЧ-50 ОФПС-1 аның якташы Вячеслав Васильев күрсәтте. Республика карау конкурсының җиңүчеләренә I, II һәм III дәрәҗәле дипломнар һәм акча премияләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International