Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән -1 янгын, электр җиһазны хәзерләү һәм конструкциянең җитмәү сәбәпле – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

 

02.09.2014 ел  03.34  Яр Чаллы шәһәре,  ГЭС поселыгы, 10/11 номерлы йорт.

Күп катлы торак йортның уникенче каттагы фатирның җиһаз янды. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр , 1975 елгы ир кешене коткарып, ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Баскыч буенча 8 кешене коткаралар, шуларның 6сы бала. Янгының сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International