№1 әзерлеге

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

НГДУ «Баулынефть» ААҖ "Татнефть" оешмасында зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр узды. Компания бүлекчәсенең эшчеләре һәм ФКУ «ТР буенча ОФПС-2 ГПС (шартнамә)» янгын сүндерүчеләре №436 алдан су сиптерә торган җайланма (УПС) сүндерә торган вакытта бердәм хәрәкәтләрне эшкәртте. Өйрәнүләр планы буенча сулый торган арматураны алыштыру буенча ут эшләрен уздырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган аркасында сулый торган арматурадан чыга торган пар һәм һава катнашмасы янып китте.

2 АЦ составында ПЧ-109 ФГКУ «ТР буенча 11 ОФПС» беренче бүлекчәсе килүгә сыемлык көзгесенең бөтен мәйданы буенча эшкәртелмәгән нефть яна, нефтьнең кайнау һәм ташу һәм шулай ук янгынның янәшә сыемлыкка таба җәелдерү куркынычлыгы бар.

Гадәттән тыш хәлне бетерер өчен янгын саклау бүлекчәләреннән 32 кешесе, УПС-436 НГДУ "Баулынефть» персоналы,  спецтехника  һәм сүндерү чаралары тартылды. Өйрәнүләр вакытында күзгә төшкән кимчелекләр исәпкә алыначак. Өйрәнүләрнең максаты ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International