“КИСӘТҮ, КОТКАРУ, ЯРДӘМ”. Образлы әйткәндә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эше менә шушы “өч кит” өстендә нигезләнгән. Ә өченче блок – ярдәм – ул ГТХ нәтиҗәләрен бетерү, территорияләрне һәм халыкны аклау гына түгел. Бәла-каза, террорчылык акты аркасында зарар күргән кешеләргә гуманитар ярдәм җибәрү вазифасы ГТХМ өстенә йөкләнә. Заманында Татарстан ГТХМ хезмәткәрләре төрле җирләргә гуманитар йөк озатты: җир тетрәүдән соң Төркия, Әфганстан, Төняк Кавказ – Чечня һәм Ингушетия, Якутия һәм Көньяк федераль округ.
Ләкин гуманитар йөкне җыю һәм җибәрү буенча иң ачык мисал буларак Татарстан ГТХМ хезмәткәрләре чыннан да Бесланга ярдәм итүне китерә. 2004 елның 1-2 сентябрендә Осетиянең Беслан шәһәрендә булган Һәлакәт вакытыннын нәкъ ун ел үтте.