Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отрядының Камский леспромхоз авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районы Зверосовхоз урта мәктәбе 5 нче класс укучылары өчен үзләренең бүлегенә экскурсияне оештырды. Аерым пост башлыгы һәм эшчеләре укучыларның көтмәгән һәм кызыксынучан сорауларга җавап бирергә әзерләнде.