Мәктәпләрдә гражданнар оборонасы буенча ачык дәресләр

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Лениногорскта Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә белем бирү оешмаларда гражданнар оборонасы системасы белән танышуга юнәлтелгән практик һәм ачык дәресләр үтте. Ачык дәресләрдә шәхси саклану чараларын куллану кагыйдәләре, беренче медик ярдәм күрсәтү практикада эшкәртелде.

Әмәлләрдә Лениногорск муниципаль районының 35 гомумбелем мәктәпләренең укучылары һәм педагоглары катнашты. Балалар белән дәресләрне ТР ГО һәм ГТХ буенча Уку-методик үзәге Лениногорск филиалы белгечләре һәм 7 нче Зональ эзләү-коткару белгечләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International