ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2014 ел
шимбә

18 октябрьдә сәгать 16:30 һава шартлары аркасында утсыз калган республика районнарында электр энергиясе кире бирелде. Авария-торгызу эшләре тәмамланды.

18 октябрьдә сәгать 14:00 кадәрь республиканың Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач районы электр энергиясез калып тора. Әлегә 5712 кешелек 23 торак пунктта электр энергиясе юк. Авария-торгызу эшләрендә ГТХМ 25 кешесе һәм 4 берәмлек техникасы, “Сетевая компания” ААҖ 47 бригадасы, 51 берәмлек техникасы, 105 кешесе катнаша. 

18 октябрьнең сәгать 11:00 кадәрь республиканың дүрт районында электр энергиясе сүнгән булып тора – Яш Үзән, Саба, Әтнә, Әгерҗе һәм Кукмара. Электр энергиясез 12 165 кешелек 2 835 шәхси йорт калып тора. Алардан 3 867 бала һәм 27 социаль объект. Авария-торгызу эшләрендә ГТХМ 23 кешесе һәм 4 берәмлек техникасы, “Сетевая компания” ААҖ 67 бригадасы, 237 артык кешесе катнаша.

18 октябрьнең сәгать 9:00 кадәрь республиканың биш районында электр энергиясе сүнгән булып тора – Яшел Үзән, Саба, Әтнә, Әгерҗе һәм Кукмара. Электр энергиясез 12 165 кеше тора торган 72 торак пункты кала. Авария-торгызу эшләрендә ГТХМ 25 кешесе һәм 4 берәмлек техникасы, “Сетевая компания” ААҖ 12 бригадасы, 12 берәмлек техникасы, 36 кешесе катнаша. “Сетевая компания” ААҖ мәгълүматлары буенча электр энергиясе 18 октябрьдә сәгать 12:00 бирелергә планлаштырыла. 


17
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 16 октябрендә Әгерҗе районы Кичкетаң авылы янында Иж елгасында Удмурт Республикасы Ува авылында 1976 елда туган балыкчы югалуы турында хәбәр килде. Эзләүгә ЭЭМ хезмәткәрләре, ТР буенча ФПС ПЧ-101 янгын сүндерүчеләре, Яр Чаллы 6 нчы Зональ эзләү-коткару отряды иреклеләре һәм коткаручылары кушылды. Барлыгы 19 кеше һәм 8 берәмлек техника катнашты. Югалган ирне икенче көнне таптылар. Аңа медицина ярдәме кирәк булмады.

Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә Балык Бистәсе районында Балык Бистәсе районының штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләре командирлары белән ФБУЗ “Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районы гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиалы нигезендә күрсәтмә дәресе формасында нурланыш һәм химик күзәтү посты җәелдерелде. Гомумән, нурланыш һәм химик күзәтү звеносы яхшы хәзерләнүен һәм белемнәрен күрсәтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: җылылык ясый торган җайланмаларны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, суда эзләү операциясенә – 1, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Тукай районы Күзкәй авылында дүртенче аерым янгын саклау посты барлыкка килде. Бүгенгә районда инде өч аерым пост урнашкан. Алар Биклән, Комсомолец һәм Теләнче Тамак торак пункталырында тора. Ачу йоласында Тукай районы хакимияте башлыгы, күрше авыллар башлыклары, Күзкәй авылы кешеләре һәм мәктәп укучылары булган иде. 

Бүген ГТХМ хезмәткәрләре МУП ПАТП-2 штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләрнең ГТХ очракларында билгеләнгән эшләре буенча хәрәкәтләргә әзер булуларын тикшерделәр. Автотранспорт оешмасы нигезендә җыелган ремонт һәм торгызу күчмә төркеме кирәкле техника әзер булуын һәм ГТХ очрагында кыр шартларында автомобиль техникасы ватыклыгын ямаганда шәхси составның практик хәрәкәтләрен күрсәтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән эшләгән вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес монтажламау аркасында – 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 5 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, балыкчылар җыела торган урыннар буенча профилактик тикшерүгә – 1 тапкыр, янгын-тактик күнегүләргә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International