Мулла Иле герое

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

14 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Мулла Иле авылы Үзәк урам буенча торак йортларның берсендә янгын килеп чыккан иде. Йортта алты кешедән торган гаилә яши иде. Янгын килеп чыкканда өй хуҗасы эштә булган иде. Өйдә аның хатыны, өч баласы һәм олыгайган әнисе калган иде. Балалар урамга йөгереп чыкты, ярдәм чакырды. 83 яшьлек Зәйтүнә Хәмидуллина башта урамга чыгып, акчаны калдырмас өчен өйгә кире кереп китте. Бу акча аның гомере кадәр торыр иде, ләкин Фәрит Богаутдинов, каршы өйдә тора торган күрше, аны янгыннан коткарды. Моннан соң ул башка ирләр белән 41 яшьлек инвалид киленгә йорттан чыгарга булышты.

Фәрит Богаутдинов янгын саклауда 13 ел хезмәт итә. Соңгы өч елны ул Карамалы Тау авылы 154 нче янгын бүлегендә янгын сүндерүче булып эшли. Янгынны сүндерделәр, әмма яшәр өчен йортның янып беткән стеналары яраклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International