Шундый исемле иртәнге бәйрәм Казан шәһәре 397 нче балалар бакчасында узды. Бу чараны яңа ел бәйрәмнәренә туры китереп ТРО ВДПО РТ Казан бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырды, ә аның максаты – янгынга каршы тема буенча балалар белән профилактик эш.
22 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре “Родник” мәдәният йорты коцертлар залында Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмен билгеләп үтте. Тантаналы чарада баш идарәнең җитәкчелеге, ветераннар, янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре һәм зур хөрмәтле кунаклар катнашты. Кереш сүзләре белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты беренче җитәкче урынбасары Ринат Абдуллин чыкты. Аннан соң бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин сүз алды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: 2 очракның сәбәпләре ачыклана, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
Бүген Казаннан Ростов-на-Донуга гуманитар йөкне Яңарусиядә яшәүчеләргә һәм шулай ук яңа ел бүләкләрен Донбасс балаларына илтер өчен берьюлы азык-төлек белән тутырылган ике фура чыкты. Автоколонна шәһәрнең Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе Казан эзләү-коткару отрядының базасында төялде. Йөкнең күбесен олы Казан эшханәләре тутырды. Автоколоннаны билгеләнгән пунктка шәһәрнең Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов озатып барачак.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 22 декабренә хакыйкый мәгълүматлар
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: 1очракның сәбәпләре ачыклана, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Беренче Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин КЧС һәм ПБ утырышында шундый тәкъдимне бирде. ТР Министрлар кабинетында утырышта яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның комплекс куркынычсызлыгын һәм тормыш тәэмин итү системасын тотрыклы тәэмин итү буенча мәсьәләләре уйлап каралды.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 19 декабренә хакыйкый мәгълүматлар
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 9 янгын. 4 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.