Шундый исемле иртәнге бәйрәм Казан шәһәре 397 нче балалар бакчасында узды. Бу чараны яңа ел бәйрәмнәренә туры китереп ТРО ВДПО РТ Казан бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырды, ә аның максаты – янгынга каршы тема буенча балалар белән профилактик эш.
ТРО ВДПО Казан бүлекчәсе рәисе, элек янгын саклау офицеры булган Сергей Казаков хәзерлек группасы балаларына янгын сүндерүчеләрнең авыр эше турында һәм балалар ут белән уйнау нәрсәгә китерә алганы турында сөйләде. Чараны КГО ТРО ВДПО РТ инструкторы Гүзәл Әүхәдиева үткәрде.