22 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре “Родник” мәдәният йорты коцертлар залында Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмен билгеләп үтте. Тантаналы чарада баш идарәнең җитәкчелеге, ветераннар, янгын саклау гарнизоны хезмәткәрләре һәм зур хөрмәтле кунаклар катнашты. Кереш сүзләре белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты беренче җитәкче урынбасары Ринат Абдуллин чыкты. Аннан соң бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин сүз алды.
2014 елның нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләр югары бүләкләргә тәкъдим ителде. “За отвагу на пожаре” медале белән 15 нче отряд башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Алексей Ящук, ТР буенча ПЧ-54 ОФПС-15 башлыгы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Рафис Измайлов, “Отличный пожарный” күкрәккә тага торган билгесе белән ТР буенча ПЧ-55 ОФПС-15 каравыл башлыгы ярдәмчесе Данило Мустаев, Россия ГТХМ “За отличие в службе” медале белән ТР буенча ПЧ-56 ОФПС-15 радиотелефонисты Ирина Писанова, ТР буенча ПЧ-56 ОФПС-15 каравыл башлыгы ярдәмчесе Дмитрий Рыболовлев, ТР буенча ПЧ-85 ОФПС-15 каравыл башлыгы ярдәмчесе Фёдор Ерохин һәм башкаларның күбесе шәһәр һәм Тукай районы җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Моннан соң бәйрәм концерты булды. Чара гадәттәгечә чәй эчү белән тәмамланды. Кунаклар оештырылган бәйрәм өчен рәхмәтле хисләр белән китә иде.