Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2014 елның 19 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  9 янгын. 4 кеше коткарылды.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылды.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

 18.12.2014 ел  10.54  Кама-Тамагы МР, Мордовский Каратай авылы, Заречная урамы, 4 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1954 елгы ир кешене коткаралар. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. 

 

 18.12.2014 ел  14.00  Бөгелмә шәһәре, Красноармейск урамы, 31 нче йорт.

Биш катлы торак йортның бишенче каттагы фатирда ут чыга. 8 кв.м. мәйданында кухня яна. Янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International