Шундый максат белән Түбән Кама шәһәренең 31 нче балалар бакчасында Түбән Кама районы надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәзерлек группа балалары белән янгын куркынычсызлык чаралары буенча ачык дәрес үткәрделәр. Башта Түбән Кама надзор эшләр инспекторы балаларга яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Аннары бәләкәчләр янгын сүндерүчеләргә үзенең белемнәрен күрсәтте. Шулай ук балалар уен рәвешендә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлады.
Янгын кешеләр өчен авыр һәлакәт булганы турында тәэсир урнаштырыр өчен шырпы уенчык түгел, ут уен-көлке түгел икәнен бала аңласын өчен омтылырга кирәк. Шулай ук балалар үзенең адресын һәм янгын саклау телефонын истә тотырга тиеш.