Казанның эшмәкәрләре һәм гади торучылары Яңарусия яшәүчеләренә 40 тонна гуманитар йөк җыйдылар

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Казаннан Ростов-на-Донуга гуманитар йөкне Яңарусиядә яшәүчеләргә һәм шулай ук яңа ел бүләкләрен Донбасс балаларына илтер өчен берьюлы азык-төлек белән тутырылган ике фура чыкты. Автоколонна шәһәрнең Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе Казан эзләү-коткару отрядының базасында төялде. Йөкнең күбесен олы Казан эшханәләре тутырды. Автоколоннаны билгеләнгән пунктка шәһәрнең Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов озатып барачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International