Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: 1очракның сәбәпләре ачыклана, транспорт чараның электр челтәре төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылды.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
21.12.2014 ел 20.43 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 54/13 йорты.
Күп катлы торак йортның дүртенче каттагы фатирда ут чыга, 4 кв.м. мәйданында әйберләр яна. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1940 елгы ир кешене һәм 1937 елгы хатын – кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.