Гарәп Мисыр Республикасы аэропортларыннан очып китүче пассажирларга аэропортка багаж белән килеп багажны теркәү һәм рәсмиләштерү процедурасын узырга кирәк. багаж белән йөкле рейслар килеп җитү вакыты турында мәгълүмат Россия ГТХМ ның сайтында урнаштырылган – http://www.mchs.gov.ru/
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 26, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 6, каралтылар – 6, милекнең төрле формалары – 1. 1 кеше һәлак булган.
Тәүлек эчендә 2015 елның 8 нче ноябрендә сәгать 7:00 гә Мисырдан Казанга Шарм-Эл-Шейх (2 самолет) һәм Хургадә (2 самолет) туристлары белән 4 самолет килеп җитте. Килеп җиткән пассажирларның гомуми саны 904 кеше тәшкил иткән, шул исәптән 251 бала (229 бала 2 яшьтән 12 яшькә кадәрь, 22 бала 2 яшькә кадәрь). Пассажирларсыз 1 самолет Мисырга кире очып китте.
Очулар тыелу башыннан Мисырдан барлыгы 1 087 кеше килеп җиткән.
2015 елның 7 нче ноябрендә 15 нче сәгатькә Хургадә шәһәренә 1 рейс гамәлдән чыгарылган, алдагы ике көн эчендә Мисырга тагын 5 рейс гамәлдән чыгарылган (Хургадә һәм Шарм-Эл-Шейх). Шул ук көннәрдә Хургадә һәм Шарм-Эл-Шейх шәһәрләреннән туристлар белән 5 самолетның килүе көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә ике халыкара аэропорт эшли: Казан шәһәреннән 30 км Лаеш муниципаль районында урнашкан “Казан” халыкара аэропорты һәм Яр Чаллы шәһәреннән 21 км Тукай районында урнашкан “Бигеш” халыкара аэропорты.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1.
2015 елның 6 нчы ноябреннән Мисыр белән авиация элемтәсен туктату белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча оператив штабның ризаланган карары буенча, Милли террорчылыкка каршы комитет карарына туры китереп, Россия авиакомпанияләренең эшенә законсыз рәвештә тыгылу хәрәкәтләре куркынычлыгы белән бәйле махсус боерыкка кадәрь куркынычлыкларны киметү өчен чаралар кабул ителгән.
А321 самолеты һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклауга кадәрь Мисырга очуларны туктату турында хөкүмәт комиссиясе боерыгы буенча Россия ГТХМ ның Кризис хәлләрдә идәрә итү милли үзәге нигезендә “кайнар линия” ачылган. Аның буенча Гарәп Мисыр Җөмһүриятендә ял итә торган Россия туристлары Россиягә кире кайту тәртибе турында белешә алалар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 2, транспорт чаралары – 1, каралтылар – 3. 1 кеше зыян күргән.
Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт отряды Кырымсарай бистәсен саклау буенча аерым пост бүлеге командиры укучылар белән чираттагы әңгәмә үткәрде. Ул Баулы муниципаль районы Кырымсарай гомумбелем мәктәбенең 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларына боз туктау вакытында сулыкларда булу тыелганы һәм кыш вакытында бозда булу куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.