Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 2, транспорт чаралары – 1, каралтылар – 3. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 2, ут төртү – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1, матдәләр һәм әйберләр үзеннән-үзе янып китү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 3, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, башкаларга – 3. Профилактик эшкә – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.