Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, ут төртү – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 5 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, этне кыен булган урыннан чыгарырга – 1, тере көмешне бетерүгә – 1, башкаларга – 1. Профилактик эшкә – 1.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.