2015 елның 7 нче ноябрендә 15 нче сәгатькә Хургадә шәһәренә 1 рейс гамәлдән чыгарылган, алдагы ике көн эчендә Мисырга тагын 5 рейс гамәлдән чыгарылган (Хургадә һәм Шарм-Эл-Шейх). Шул ук көннәрдә Хургадә һәм Шарм-Эл-Шейх шәһәрләреннән туристлар белән 5 самолетның килүе көтелә.
2015 елның 7 нче ноябреннән 20 нче ноябрьгә кадәрь Гарәп Мисыр Җөмһүриятеннән Татарстан Республикасы территориясенә барлыгы 22 рейс һәм кире юнәлештә китү 24 рейс планлаштырылган.
2015 елның 7 нче ноябрендә сәгать 10:00 (мск) Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү комиссиясенең утырышы үткәрелде. Анда Гарәп Мисыр Җөмһүриятенә авиаэлемтәне туктату белән бәйле сорауларны җайга салу буенча мәсьәләләр куелды.