Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 26, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 6, каралтылар – 6, милекнең төрле формалары – 1. 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2, ачыклана – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 4, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, тартканда сак булмау – 1, җиһазның һәм мичнең төзек булмавы – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 5, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 2. Профилактик эшкә – 3.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International