Тантананы 52 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә үткәрделәр. Үз музеен кору фикере өч елга якын элек туды, ә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Хәлиуллин Зөфәр Менхәт улы проектның башлатучысы булды. Янгын сүндерү хезмәте ветераннары, район администрациясе вәкилләре, Яшел Үзәннең иң зур оешмалар җитәкчеләре бу бәйрәмнең хәрмәтле кунаклары булган. Алар музейны корыр өчен бик зур ярдәм иткән. Республика ГТХМ җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Мотыйгуллин Рафаил Нурәхмәт улы бөтенесен тәбрикләгән.
Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядтагы иң яхшы хезмәткәрләренә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы исеменнән Россия ГТХМ медалләре, шулай да Мактау грамоталары бирелгән. Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәте ветераны, тыл хезмәткәре, Хәфизов Вәлиулла Хәфиз улын “Коткару хакына бердәмлек өчен” медале белән бүләкләделәр.