Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 31, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 20. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, бакча йортлары – 1. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зяын күргән, 5 кеше коткарылган.

Янгыннарның сәбәпләре: тартканда сак булмаганнан – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 3, мич һәм төтен чыга торган юл дөрес урнаштрылмаганнан һәм төзек булмаганнан – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, транспорт чарасының электр җиһазы төзек булмаганнан – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 3, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башка хезмәтләр белән үзара эш итүгә – 1, башкаларга – 5. Профилактик эшкә – 5.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International