Татарстанда пиротехника белән сак кулланмаганга өч кеше яраланган. ГТХМ тәкъдимнәре

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсе Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим гамәлгә кергәннән соң пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен үтәмәгәнгә күрә 3 кеше зыян күргән дип хәбәр итә. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә 15 урындагы шәхескә һәм 4 гражданинга гомумән 120 мең сум штраф салынган.

Пиротехник әйберләрне кулланган вакытта:

  • 18 яшь җитмәгән шәхесләргә олыларсыз пиротехник әйберләрне кулланырга ярамый;
  • пиротехник әйбер янында тартырга ярамый;
  • пиротехник әйбергә механик йогынты ясарга ярамый;
  • пиротехник әйберне ташларга, бәрергә ярамый;
  • пиротехник әйберләрне утка ташларга ярамый;
  • пиротехник әйберләрне бүлмәдә кулланырга ярамый (чыгарма: Бенгалия утлары, торт шәмнәре, шапылдаткычлар);
  • эшли торган пиротехник әйберне кулларда тотарга ярамый (Бенгалия утлары, торт шәмнәре, шапылдаткычлардан тыш);
  • пиротехник әйберләрне биналар, төзелешләр, агачлар, электр чыбыклары янында һәм куркыныч зона радиусыннан ким арада кулланырга ярамый;
  • эшли торган пиротехник әйбер янында куркыныч арада торырга ярамый;
  • филтәне яндырганда, шулай да пиротехник әйбер эшләгән вакытта пиротехник әйбер алдында иелергә ярамый;
  • филтә сүнсә, аны тагын яндырырга ярамый;
  • эшләнгән пиротехник әйбер янына килергә һәм аның алдында иелергә аның эшеннән соң иң кимендә 5 минут ярамый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International