Күп катлы бинада янгын вакытында автоматик янгынга каршы саклау системасы вакытында эшли башламаган

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

28 нче декабрьдә Казанда Бигичев урамында 16 катлы күп фатирлы торак йортның 13 нче катында законсыз алынган келәт янып киткән. Йортның баскыч урнашкан җире ачы төтен белән тела башланган, әмма шул ук вакытта катларның коридорларында автоматик клапанлы төтен бетергеч система зур соңга калу белән эшли башлаган. Шуңа өстәп, янгын сүндерү шкафы янгын сүндерү җиңсәләре һәм РС-50 көпшәләре белән җиһазландырылмаган иде. Янгын бүлекчәләре тиз һәм көйле эшләгәнгә күрә йортта торучыларның аркасында зыян күрүчеләр булмаган һәм янгын мәйданы киңәймәгән.

2013 елда тикшерү вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү буенча 9 бозу табылган. Аларны көйләү вакыты 2014 елның 1 нче февралендә чыккан. Соңгы планнан тыш тикшерү 2015 елның 12 нче февралендә үткәрелгән. Тикшерү вакытында элек табылган янгын куркынычсызлык таләпләрен бозулары һаман да көйләнмәгәне беленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International