ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе

 

Әлмәтнең 6 балыкчы язгы бозның ныклыгын тикшерергә һәм тормышларын куркыныч астына куярга  уйладылар.  Балыкчылар балык тотар өчен Кама елгасына юл тоттылар. Балык тоту урынына алар барып  җиттеләр, әмма ярга  кире кайта алмадылар.  Кама елгасында су күтәрелә башлагач, боз ярдан аерылып, су агымы белән ага башлады. Шул аерылган бозда балыкчылар да калды.


19
апрель, 2011 ел
сишәмбе
 

Татарстанда эзләү-коткару хезмәте транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә ярдәмгә уртача 11,6 минутта барып җитә, Мари Элда – 9 минутта.

Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән вазгыять Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аерым контрольда тора. Һәлакәт булган очрак буенча коткаручыларның ярдәмгә килеп җитү вакытын киметү, һәлакәткә дучар булганнарны коткаруда тактик бурычларны сыйфатлы үтәү өстенлекле бурычларның берсе санала, ләкин ведомствоара багланышлар урнаштырмый торып, моны үтәү мөмкин түгел.


25
март, 2011 ел
җомга
 

Кичә республикада 4 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгыннар кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан – 4 янгын.


24
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 30 тапкыр юлга чыккан. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше җәрәхәтләнгән.  Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, кыска ялганыштан – 2 янгын, 4 янгынның сәбәпләре ачыклана.


23
март, 2011 ел
чәршәмбе

Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 40 тапкыр юлга чыккан.


22
март, 2011 ел
сишәмбе

19
март, 2011 ел
шимбә
Суд карары буенча Яңа –Савин районының Чуйков урамында урнашкан “Бархат” кальяны ябтылар.

18
март, 2011 ел
җомга

Бүген 7 сәг. 40 минутта Яшел Үзән районының 15 нче км 1-Р-175 “Помары – Сафоново” юлында өч җиңел машига кара – каршы бәрелештеләр. ДТП нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды, 5 кеше җәрәхәтләнде, шулай ук  машиналар да зыян күрде «Лада Калина», ВАЗ-2115 һәм «Хаммер».


14
март, 2011 ел
дүшәмбе

Беркемгә дә сер түгел балалар куркынычсызлыгы бар нәрсәдән дә югарырак. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен белү белмәүдән күп очракта аларның томышы, сәламәтлеге тора.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International