ДТП нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды

2011 елның 18 марты, җомга
Бүген 7 сәг. 40 минутта Яшел Үзән районының 15 нче км 1-Р-175 “Помары – Сафоново” юлында өч җиңел машига кара – каршы бәрелештеләр. ДТП нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды, 5 кеше җәрәхәтләнде, шулай ук  машиналар да зыян күрде «Лада Калина», ВАЗ-2115 һәм «Хаммер». Фаҗига булган урынга Яшел Үзән районының 53нче янгын сүндерү сагы, Казанның эзләү – коткару зональ отряданың коткаручылары, Яшел Үзән районының ТР буенча ОФПС – 8 оператив төркеме, милиция һәм ике ашыгыч ярдәм машиналары чыкты. Коткаручылар мәетләрне машиналардан алу өчен  махсус гидравлик инструмент белән кулландылар. Җәрәхәтләнүчеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International